Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре Питрәч районында узган китапханәчеләр семинарында катнашты

2016 нчы елның 29 нчы сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре «Питрәч муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы»  муниципаль бюджет учреждениесендә китапханәчеләр өчен уздырылган «Китапханәләрнең яңача үсешен тәэмин итүдә төп чараларның берсе булган социаль-мәдәни проектлаштыру» дигән семинар эшендә катнашты.

Әлеге чара Питрәч муниципаль районының Мәдәният бүлеге һәм «Питрәч муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ тарафыннан оештырылды. Семинар эшендә Питрәч, Саба, Биектау районнарының китапханә белгечләре һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре катнашты.

Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары И. Г. Һадиев мөрәҗәгать итте. Ул чыгышында китапханәләрдә китапка һәм укуга җәлеп итүгә караган максатчан эш алып бару кирәклеген ассызыклады, республика китапханәләренең 2015 нче елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

Питрәч районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре үз  китапханәләренең инновацион эшчәнлеге хакында сөйләделәр, бу юнәлештәге эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре актив катнаштылар. Фәнни-методик бүлекнең инновацион эш бүлекчәсе җитәкчесе О. И. Зуева «Проектлаштыру белән шөгыльләнү: «Лидер» һәм  «Иҗади эзләнү» бәйгеләре, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантлары» темасы белән чыгыш ясады. Мәгълүмат-библиография бүлегенең бүлекчә җитәкчесе Т. Б. Ефимовских «Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат  системасы: көндәлек матбугат басмалары» темасына караган методик тәкъдимнәре белән таныштырды. «Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат  системасы: технологик мәсьәләләр һәм эшне оештыруга карата тәкъдимнәр» чыгышы белән белән документларны фәнни эшкәртү һәм каталоглар оештыру бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Р. Р. Вәлиуллина теманы дәвам итте. Фәнни-методик бүлек мөдире С. Р. Дәүләтшина китапханә эшенә кагылышлы законнарны гамәлдә куллану мәсьәләләренә тукталды. «Гомум файдаланудагы китапханә эшчәнлегенең модель стандарты. РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнарына һәм муниципаль  хакимият органнарына тәкъдимнәр» хакында мәгълүмат бирелде.

Семинар эше Советлар Союзы герое Г. М. Гавриловның Питрәч муниципаль районының Әлбәден авылындагы музеена сәяхәт белән тәмамланды.