«Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасында эшләү буенча китапханә белгечләре өчен семинарлар

2016 нчы елның 19-23 сентябрендә Социомәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (белемнәрен күтәрү) институты базасында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан республиканың китапханә белгечләре өчен семинар дәресләр уздырылды. Укулар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Руслан» автоматлаштырылган китапханә системасы»: туплау, эшкәртү, хезмәт күрсәтү технологияләре» белем бирү программасы буенча белемнәрен күтәрү курслары кысаларында оештырды.

Семинарлар эшендә  Әтнә, Алексеевск, Кама Тамагы муниципаль районнары, Казан үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре һәм Татарстан республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре катнашты. Алар өчен «Электрон язма һәм файдаланучыларны теркәү», «Китапханәченең автоматлаштырылган эш урыны «Автоматлаштырылган китап бирү», «Китапханәченең автоматлаштырылган эш урыны «Туплау һәм каталоглар оештыру», «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе порталы» темаларына дәресләр уздырылды. Практик дәресләрдә тарату материаллары, методик әсбаплар кулланылды, тыңлаучылар республика китапханәләренең  әйдәп баручы белгечләреннән киңәшләр алдылар.

Алган белемнәр китапханә белгечләренә урыннарда файдаланучыларга хезмәт күрсәтүне яхшыртырга һәм Татарстан Республикасының Җыелма электрон китапханә каталогының сыйфатын күтәрергә ярдәм итәр.