«Уңышка ирешү траекториясе» Бөтенроссия профориентация порталы
Россия Федерациясе субъектларының социомәдәни өлкәсендә яшь кадрлар потенцалын үстерү максатыннан «Иҗади компас» исемле яшьләр махсус проекты гамәлгә ашырылуга әзерләнә.
Проектның бурычлары:
· яшьләр иҗатына булышлык итү;
· яшь буынны иҗтимагый үсешне әйдәп баручы фактор булып торучы хәзерге мәгариф һәм мәдәниятнең үзара бәйләнешенә юнәлдерү;
· социомәдәни өлкә оешмаларының һәм учреждениеләренең, шул исәптән мәдәният хезмәткәрләрен әзерләү һәм эш белән тәэмин итүче оешмалар эшчәнлеген яктырту;
· мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә һөнәри белеме булган яшь белгечләр һәм студентлар өчен стажировка үтү базасын һәм вакансияләр булдыру.
Тулырак – «Уңышка ирешү траекториясе» Бөтенроссия профориентация порталында (http://школа-профориентация.рф/ ).