Россия Банкының яңа банкнотлары өчен символлар сайлауның икенче этабы

Россия Банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа акчаларында сурәтләнәчәк символлар сайлауның беренче этабы буенча Казан символлары 5000нән артык тавыш җыйган шәһәрләрнең киңәйтелгән исемлегенә керде. Символлар исемлегенә Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан Кремле һәм Кол Шәриф мәчете керде.

2016 нчы елның 5-30 август көннәрендә символлар сайлап алуның икенче –«Халыктан сораштыру» этабы узачак . «Җәмәгатьчелек фикере» фонды «Россиянең яңа банкнотларында сурәтләү өчен шәһәрләрне һәм аларның символларын сайлап алуда Россия Федерациясе гражданнарының нәрсәгә өстенлек бирүләрен өйрәнү» гомумроссия сорау алуын уздыра.

Тулырак – http://твоя-россия.рф/