Китапханәчедән сора → Эш № 7561

Хәерле көн! Бу шигырьнең авторы кем икәнен, әйтә алмассызмы икән, ТУКАЙ АБЫЙ Мин яратам сине, Тукай абый, Шигыреңдә синең наз күрәм. Синең шигырь, бәет, әкиятләрең, Татар телен зурлый, мин беләм. Мин яратам сине, Тукай абый, Шигырьләрең хәлне сораша. Үзең иҗат иткән шигырь юлы Бик күп көйләр белән тоташа. Мин яратам сине, Тукай абый, Әсәрләрең күңел юата. Сабый чакта күргән кайгыларың, Үксетә дә безне елата.

Категория: Сәнгать. Сәнгать белеме Статус: Готов

Ответ

Исәнмесез!

Кызганычка каршы, ТР Милли китапханәсе фондларында бу шигырь турында мәгълүмат юк. Шигырь матбугатта басылмаган.

Интернетта мәгълүмат: 

ТУКАЙ АБЫЙ

teacher-rt.ru›index.php/biblioteka/d-biyat/3909-…

 
Матбугат өчен Версия