«Китапханәчедән сора» белешмә хезмәте

«Китапханәчедән сора» белешмә хезмәте, мәгълүматка булган ихтыяҗларны канәгатьләндерү максатыннан, файдаланучыларның библиограф белән үзара интерактив бәйләнешен тәэмин итү өчен хезмәт итә.

 Порталдан файдаланучыларга түбәндәге мөмкинлекләр бирелә:

 1) Сорау формалаштыру – «Сорау бирү». Яңа сорауны төзегәндә элемтәгә керү өчен  үзең турында кыскача мәгълүмат бирү, теманы күрсәтү, сорауның текстын кертү зарур. Файдаланучы «Сорау» төймәсенә басканнан соң үзенең соравының уникаль номерын ала.

 2) Бирелгән темага караган сорауларга җаваплар карау өчен – «Сорауларның категорияләре». Темаларның исемнәре сылтама рәвешендә бирелгәннәр – аларга мөрәҗәгать итеп бирелгән темага караган сорауларны җаваплары белән карап була.

 3) Сораулар үтәлешенең торышын тикшерү һәм җавап алу –  «Сорауга күчү».

Сорауның торышын аның уникаль номеры яки конкрет дата буенча тикшерергә мөмкин. Әгәр дә сорауга җавап булса, сорауның номерын күрсәткәннән соң файдаланучы «сорау эшкәртелгән»дигән язма күрә. Җавап булмаган очракта сорау эшкәртелмәгән дигән хәбәр ала. Сорауларны дата буенча табу өчен сорау бирелгән вакыттагы вакыт интервалын кертү мәҗбүри.  Файдаланучы «Эзләү» төймәсенә баскач, эзләү нәтиҗәләрен ала.

4) Сорауларга җаваплар карау.

 Белешмә хезмәте башкара:

  • ТР китапханәләренең җыелма электрон каталогында үз илебездә һәм чит илләрдә басылып чыккан конкрет басмаларның булуы хакындагы сораулар;
  • катлаулы библиографик эзләү башкару белән бәйле булмаган тематик сораулар;
  • катлаулы библиографк эзләү таләп ителми торган фактографик сораулар – ниндидер вакыйга, күренеш, шәхес, оешма, әйбер  турындагы сораулар.

Белешмә хезмәте турындагы Нигезләмә белән ярашлы рәвештә түбәндәге сораулар кабул ителми:

  • күңел ачу характерындагы мәгълүмат бирү белән бәйле сораулар (кроссвордлар чишү, интеллектуаль уеннарда, викториналарда һәм башка бәйгеләрдә катнашу);
  • төрле китапханәләрнең эш тәртибе, хезмәт күрсәтү регламентлары һәм фондларына һәм коллекцияләренә керә алу шартларына  бәйле сораулар;
  • укыту характерындагы мәгълүмат бирү белән бәйле сораулар (әзер рефератлар, курс һәм диплом эшләре).