Китапханәчедән сора → Эш № 5848

Исэнмесе. Минэ кирэк ошбу китэблэр мазмуны ягни темасы татарча кежэ асрау, сарык асрау, атчелек. руссча анлатыйм мне нужны обязательно на татарском козоводство, овцеводство, коневодство.

Категория: Авыл һәм урман хуҗалыгы Статус: Готов

Ответ

 Исәнмесез!

Сезнең сорау темасы буенча әдәбият исемлеген тәкъдим итәбез. Китаплар Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондында саклана:

1. 7218-кх  636 Р97  Рәхмәтуллин А.Х. Мөгезле эре терлекләрне һәм сарыкларны көтүлектә симертү / [тәрҗ. Г.Г.Ахметов]. –  Казан: Таткнигоиздат, 1955. – 18б.

2. 1791-45-кх 636 Л59  Лискун Е.Ф. Терлек үрчетү, ана терлекне һәм яшь терлекне тәрбияләү. – Казан: Татгосиздат, 1945. – 12б.

3. 5425-53-нк 636.3 С92  Сырнев П.Я. Сарык бәрәннәрен үстерү / [тәрҗ.З.Салахетдинов]. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 28б.

4. 43439-кх 636 Т37  Терлекчелекне интенсив үстерү / [ред.Ш.Г.Садыйков]. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1966. – 252б.

5. 26725- кх 636.3 П33  Песков Б.Н. Сарык караучыга киңәшләр / ред.А.Ф.Галиев; [тәрҗ.З.А.Габитов]. –Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 69б.

6. 1754800-Т-нк  46.1 Т 23  Татар атлары: тарихы, яңадан тергезү, үрчетү, тәрбияләү, куллану һәм селекция эше үзенчәлекләре / Р. Ә. Хәертдинов [һ. б.]. – Казан : Идел-Пресс, 2019. – 119 б.

7. 1537723-Т-кх  48 Б18  Байтар китабы: Терлекләрне дәвалау / Төз.А.Нур;Тәрҗ.Г.Фәйзерахманова. – Казан: Иман, 2000. – 84б.

8. 63135-нк  48 Ш92  Шәкүров М.Ш. Үрчем сәламәт булсын: Яшь терлек авыруларына каршы көрәш чаралары. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989. – 111б.

9. 1687575-Т-нк  45 Т37  Терлекләр һәм балкортларын тәрбияләү, мул табыш алу / төзүче А. Нур; нәшир В. Ягъкуб. – Казан: Иман, 2002. – 62 б.

10. 1782508-Т-нк 30.6 Т40 Технология. 8-9 сыйныфлар: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. – Казан; Москва: Татарстан китап нәшрияты: Просвещение, 2020.- 255 б.

Милли китапханә фондларының бер өлешен Казанның Пушкин урамындагы 86 йортка күчерү эшләре тәмамланганчы китапханә биналарында файдаланучыларга хезмәт күрсәтү туктатылып тора.

 

Матбугат өчен Версия