Китапханәчедән сора → Эш № 58

Исәнмесез. Миңа Георгий Хугаевның әсәрләре һәм "Моя теща"сы кирәк иде. Хәй Вахитның әсәрләренә ноталар, бигърәктә "Кияүләр" әсәренә ноталары кирәк. Кайдан табарга момкин икән, Сезнең китапханә фондында бар микән? Рәхмәт.
Категория: Сәнгать. Сәнгать белеме Статус: Готов

Ответ

Г.Хугаевның әсәрләре татар телендә юк. Г.Камал театрында “Кара чикмән” спектакле куелды. Пьесаның тексты театрда саклана. Х.Вахитның 1971 елда “Мәхәббәт җыры” (25 җыр), 1972 елда “Кияүләр”(30 җыр) музыкаль комедияләре М.Җәлил ис. опера һәм балет театрында куела. Спектакльләргә музыканы С.Садыйкова язган. Х.Вахитның С.Садыйкова музыка язган спектакльләре: 1967 елда “Күк капусы ачылса” комедиясе (12 җыр), 1977 елда “Оныталмасаң нишләрсең” драмасы (8 җыр) Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театрында куела. Җырларның ноталары театр архивында сакланырга мөмкин. С.Садыйкованың 2009 елда чыккан “Ил кызы” җырлар җыентыгына фокстрот “Кияүләр” спектакленнән, виоленчель һәм фортепиано өчен, “Оныталмасаң нишләрсең” спектакленнән Заһид җыры, “Күк капусы ачылса” дан Газиз җыры кергән. Матбугат өчен Версия