“Яшь китап сөючеләр“
Буген Акбуре авылы китапханәсендә “Яшь китап сөючеләр“ түгәрәге уздырылды. Балалар белән “Безнең күңелләрдә син Тукай!” темасына шигырь конкурсы оештырылды.
Буген Акбуре авылы китапханәсендә “Яшь китап сөючеләр“ түгәрәге уздырылды. Балалар белән “Безнең күңелләрдә син Тукай!” темасына шигырь конкурсы оештырылды.
Акъяр авыл китапханәсендә балалар өчен “Дөнья халыклары әкиятләре “ дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче дөнья халыкларының әкият китапларына күзәтү ясады һәм кычкырып укулар үткәрде. Һәр бала кечкенәдән үк әкиятләр тыңларга ,укырга ярата. Әкият ярдәмендә ул яхшылык һәм явызлык төшенчәләре белән таныша. Һәр халыкның үз әкиятләре бар һәм алар нигездә барысыда изгелекнең җиңүе белән тәмамлана. Хыялга корылган әкиятләр дөньясы балага реаль тормыш бирә алмаган тәрбияне бирергә сәләтле.
Бүген Акбуре авылы китапханәсендә сәламәтлек көненә карата әңгәмә уздырылды. Әңгәмәдә авылыбыз фельшеры Валиуллина Суфия апа катнашты Сорауларыбызга җавап бирде.Үзенең киңәшләрен бирде.
Акбуре авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Кошлар-безнең дусларыбыз” исемле экологик сәгать узды.
Акбуре авыл китапханәсендә Яңа ел темасына багышланган рәсем бәйгесе үткәрелде.Балалар рәсемнәрендә кышкы табигатьне,Кыш бабай,бизәлгән чыршыны рәсемгә төшерделәр.Соңыннан һәр катнашучыга да бүләкләр тапшырылды.