“Кошлар-безнең дусларыбыз”
Акбуре авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Кошлар-безнең дусларыбыз” исемле экологик сәгать узды. Кошлар турында шигырьләр укылды.Урман белән кошларның экологик бәйләнеше,Татарстанның Кызыл китабына кертелгән сирәк кошлар турында таныштырылды. “Безнең якларда кышлаучы кошлар” дигән табышмак-викторинада балалар актив катнаштылар.