Акбуринская сельская библиотека - филиал № 13
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318939-13/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423197, РТ, Новошешминский р-н, с.Акбуре, ул.Октябрьская, д.44

“Дөнья халыклары әкиятләре “

Акъяр авыл китапханәсендә балалар өчен “Дөнья халыклары әкиятләре “ дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче дөнья халыкларының әкият китапларына күзәтү ясады һәм кычкырып укулар үткәрде. Һәр бала кечкенәдән үк әкиятләр тыңларга ,укырга ярата. Әкият ярдәмендә ул яхшылык һәм явызлык төшенчәләре белән таныша. Һәр халыкның үз әкиятләре бар һәм алар нигездә барысыда изгелекнең җиңүе белән тәмамлана. Хыялга корылган әкиятләр дөньясы балага реаль тормыш бирә алмаган тәрбияне бирергә сәләтле.