Новокадеевская сельская библиотека фил.17

Китапханә турында

Утыз Имән авыл китапханәсенең тарихы.

1917-21 елларда Утыз Имән авыл китапханәсе булып Чистай уезды мәктәптән тыш агарту оешмасы тарафыннан билгеләнгән, Суфиян Исхаков җитәкчелегендә оештырылган авыл китапханәсе була. Бу китапханә авыл яшьләрен үзенә тарту белән бергә, укытучылар өчен кирәкле булган кулланма материалларны туплау hәм файдалану өчен төп чыганак булып тора. Суфиян Исхаков Чистай мәдрәсәсендә укыганда, мәдрәсә шәкертләре делегациясе составында Казанга бара. Мәркәзебездә ул Габдулла Тукай белән таныша, аның белән ике мәртәбә очраша.

   Бөек Ватан сугышы елларында халыкка китапханә ролен избачитальня үти. Ул елларда  избачитальняда Зөләйха исемле апа эшләгән. Избачитальняның радиосы була. Суфиян бабай шул радионы тыңлап,халыкка төрле яңалыклар җиткереп торган.

  Утыз Имәндә аерым китапханә 1950 елларда төзелгән,агач бинада була.1955 елдан 1976 елга кадәр Утыз Имән авыл китапханәсен Галимов Сәет Ибраhим улы җитәкли.Үзенең эшләү дәверендә    китапханәдә төрле чаралар,кичәләр үткәрә.Үзенең эшен бик яратып эшли,күп кенә мактау грамоталарына ия була. 1974 елда мактау китабына кертелә. Сәет абыйның да, авыл халкына әдәбият дөньясының матурлыкларын ачуда әhәмияте зур. 1976-79 елларда китапханә мөдире булып Замалетдинова Рафика эшкә килә. Беренче эш алымнарын алып китү авыр булмый аңа. Авылда яшьләр күп булганлыктан, китапханә кичләрен гөрләп тора иде,-ди ул. 1979-1980 елларда Гатауллина Т. эшли. Китапханәдә бик озак эшләмәсә дә, матур әдәбиятны танытуда үзенең өлешен кертә. 1981-84 елларда безнең авыл китапханәсендә, юллама нигезендә Нуретдинова Зөлфия эшкә килә. Авыл халкы Зөлфияне бик тиз үз итә. Зөлфия китапханәдә төрле диспутлар, китап конференцияләре үткәрә. ”Ялкын” стеногазетасын чыгаруда активлык күрсәтә, hәрвакыт радио белән тыгыз элемтәдә була.

  1982-83 елларда китапханәдә Гилязева Зөлфия эшли, эшләү дәверендә клуб белән бергә, клубта ял кичәләре оештыралар.

 1984-88 елларда китапханәне Вильданова Рәмзия җитәкли. Эшләү дәверендә клуб белән тыгыз элемтәдә торып, төрле күргәзмәләр оештыра. Китапханә пунктларын җанландырып җибәрә.

  1985-87 елларда халыкка Бәдриева Рәзинә хезмәт күрсәтә. Ул эшләгән чорда китап укучыларының саны арта, чөнки китапханәгә китаплар ул вакытта күп кайта. “Ялкын” стенгазетасының эшен дәвам итә, радиогазеталар, бюллетеннәр чыгару өстендә эшли.

 1988-93 елларда китапханәдә Муртазина Рәмзия эшли. Ул эшкә кергәндә китап фонды 6650 данә булса, ул күрсәткеч 7184 данәгә җитә. Иң яхшы китап укучыларны билгеләү өчен төрле конкурслар игълан итә. Күпчелек чараларны мәктәп белән бергә оештырырга тырыша.

 1993-2015  елларда китапханәне Шарафиева Минзада җитәкләде. Минзада эшкә кергәндә китап фонды 7184 данә иде. Ул фондны 10650 данәгә хәтле җиткерә. Китапханәнең фондын халыкка тәкъдим итү буенча  күп эшләр алып бара. Төрле китап, рәсем күргәзмәләре оештыра. Клуб, мәктәп белән бергә төрле матур чаралар уздыру, халыкның борынгы йолаларын яңарту, тормышка кертү, сәламәт яшәү рәвеше буенча бик күп эшлэр эшләнде. 2001 елны китапханә тарихы буенча альбом төзеде. 2005 елда Бөек җиңүнең 60 еллыгына “Безнең ветераннар” дигән  альбом ясады. 2011 елны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнә.

  2015 елның 18 апрель көнендә фаҗигале рәвештә Минзаданың гомере өзелә. Бөтен җанын, тәнен биреп эшләгән китапханәсе ятим кала.

  Шундый    янып, дөрләп эшләгән кешене алыштыруы бик читен иде. Байтак вакыт китапханә җанлана алмый, үз хуҗасын сагына кебек иде...

 2015 елның 4 август көненнән алып китапханәне Галиуллина Әлфия җитәкли башлады. Бу эштә тәҗрибәсе булмаса да, сынатырга исәбе юк аның. Даими район үзәгендә оештырыла торган семинарларда белемен арттыра, читтән торып Алабуганың культура –агарту көллиятенә укырга керә.