Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Россия көненә багышланган викторина

Россия көне- патриотизм, хезмәт,җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм. Бу Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм.

10 нчы июнь көнне Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Россия көненә багышланган чара үткәрелде. Балалар белән бик кызыклы һәм мавыктыргыч , шул ук вакытта белемнәрне дә арттырырга ярдәм итә торган викторина узды.

Бу викторинадан соң балаларда ватаныбызга карата ярату һәм горурлык хисләре тагын да көчәйгәндер дип ышанып калабыз.