Нижнекаменская сельская библиотека фил.13

Китапханә турында

Түбән Кәминкә авыл китапханәсе тарихы.

    1930-1956 елларда Түбән Кәминкә авылында китапханәнәне җирле диалект буенча “избач” дип атап йорткәннәр.”Изба “ сүзе рус теленнән кертелгән( күршебездәге рус-мордва)авылы булу сәбәпледер һәм аңа “ч” хәрефе өстәлеп(читатель) сүзе кыскартылып ясалган.

     Авылдашларның истәлекләре буенча анда бер шкаф,эскәмия(тагын рус сүзе”скамья”),китаплар һәм газета-журналлар булган.Беренче китапханәче Вәлиев Сәфәргали абый эшләгән.Сугыш елларында бу вазыйфаны Шәкүров Ханиф абый,ә 1954-56 елларда Низамова Дания апа башкарган.

1930-1956 еллардагы китапханәчеләрнең исемлеге:

1.Вәлиев Сәфәргали

2.Гатин Насыбулла

3.Ганиева Оркия

4.Шәкүров Ханиф

5.Сунгатуллин А

6.Гирфанов Ә

7.Галяутдинова М

8.Низамова Дания

9.Моталлапов Рәшит

     1957 нче елның 17 августында китапханәгә “ авыл китапханәсе” статусы бирелә һәм аңа җитәкче итеп махсус урта педагогик белеме булган  Асия Минвәлиевна Гафиятуллинаны билгелиләр.1956-70 елларда китапханә агач клубның бер бүлмәсендә урнаша.Асия апа эшли башлаганда китапларның саны 1100 гә җитә,ике шкаф,1 өстәл,1 урындык төп җиһаз булып исәпләнә.Клуб белән китапханә авыл кешеләренең төп аралашу урынына әверелә.Һәр көнне диярлек төрле кызыклы чаралар уздырыла.

     Китап фонды 5000 экземплярга кадәр баетыла. Бик күп төрле, заман таләпләренә туры китерелгән стендлар ясала. Ул стендларда колхоз тормышы,съезд материаллары ,җәмгыять тормышыннан мисаллар чагыла.Асия Минвәлиевна эшләү дәверендә узен киңкырлы,оста оештыручы,булдыклы агитатор,белемле специалист итеп таныта.Аның хезмәтен Дәүләтебез Мактау кәгазьләре белән бүләкли.

     1979 елда Түбән Кәминкә ктапханәсе үзәкләштерелә һәм Чирмешән үзәк китапханәсенең 13 нче филиалына әверелә.Китаплар шуннан кайтарыла башлый.1989-2014 елларда китапханәдә Гафиева Сагидә Харисовнада эшен намус белән башкара.Гыйлем учагы сүнми.Яңа басмалар белән авылдашларны гел таныштырып тора.Ул эшләгән чорлар халыкның массакүләм китап укыган чорларының берсе.Үзең теләгән язучының әсәрләре авыл китапханәсендә булмаган очракларда Сагидә Харисовна аларны Чирмешән узәк китапханәсеннән кайтарып ихтияҗларны үти иде.Авыл тарихы,һәйкәлләр тарихы,урамнар тарихына кагылышлы магълүматлар тупланган альбомнар чыгара.

    2014 елдан хәзерге вакытка кадәр китапханәче вазыйфасын Массарова Зөлфия Минвагыйз кызы башкара.Китапханә һәм мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды .Китапханәдә эш шартлары уңайлы,заман технологияләренә җавап бирә торган уку бүлмәсе,җиһазлар,компьютер бар.

     Заманча китапханә уңышка юнәлдерелгән, яшьләргә дә, олыларга  да ярдәм итәргә әзер.Укучыларга уку залында турыдан –туры да һәм абонемент аша да хезмәт күрсәтелә.Укучыларга китапка караш, кызыксыну уяну максатларыннан китапларны   эш урынына итү әле оештырылган. Эш графигы буенча кибет эшчеләренә, мәктәпкә, ”Умырзая” балалар бакчасына хезмәт күрсәтелә.