Мусабай-Завод авылы мәдәният йортында театральләштерелгән Яңа ел тамашасы булды. Бәйрәм күңелле конкурслар, лотерея уенннары, җыр-бию белән үрелеп барды. Һәр эштә уңган авылыбыз кешеләрен Кыш бабай белән Кар кызы котладылар, бүләкләр өләштеләр.
Мусабай-Завод авылы китапханәсе каршында эшләп килүче "Рухият" ветераннар клубында 2017 елга йомгак ясалып, 2018 елга эш планы расланды. Соңыннан ветераннар өчен бәйрәм концерты күрсәтелде. Аларны котларга Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Бәйрәмдә катнашкан өлкәннәребез балачакларына кайтып, Кыш бабайга җырлап, шигырь сөйләп, биеп тә күрсәттеләр. Ә инде Кыш бабай, үз чиратында, бүләкләрне һәркемгә мулдан өләште.