Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Яңалык

Тукайны укып үсәбез

Китапханәдә "Тукайны укып үсәбез" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның әкиятләре, шигырьләре тупланган матур бизәлешле китапларны кече яшьтәге мәктәп балалары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар бик яратып укыйлар һәм тыңлыйлар.

"Мин тормышка гашыйк". Халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел

Мусабай-Завод авылы китапханәсендә татар халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышлап китап күргәзмәсе оештырылды, Шагыйрьнең иҗатын һәм тормыш юлын чагылдырган әлеге кургәзмә укучыларда зур кызыксыну уятты. Китапханәдә яраткан шагыйребезнең шигырьләрен кычкырып укулар үтте.

"Илдар Юзеев-яшьлек һәм романтика җырчысы"

4 январьда Мусабай-Завод авылы китапханәсендә шагыйрь, драматург Илдар Юзеевның тууына 85 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълумат, татар язучыларының һәм шагыйрьләренең И.Юзеев турындагы истәлекләре урнаштырылган. Шулай ук аның күп кенә шигырь китаплары, пьесалары да урын алган.

"Яңа ел шатлыклары"

Мусабай-Завод авылы мәдәният йортында театральләштерелгән Яңа ел тамашасы булды. Бәйрәм күңелле конкурслар, лотерея уенннары, җыр-бию белән үрелеп барды. Һәр эштә уңган авылыбыз кешеләрен Кыш бабай белән Кар кызы котладылар, бүләкләр өләштеләр.

Хуш киләсең, Яңа ел!

Мусабай-Завод авылы китапханәсе каршында эшләп килүче "Рухият" ветераннар клубында 2017 елга йомгак ясалып, 2018 елга эш планы расланды. Соңыннан ветераннар өчен бәйрәм концерты күрсәтелде. Аларны котларга Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Бәйрәмдә катнашкан өлкәннәребез балачакларына кайтып, Кыш бабайга җырлап, шигырь сөйләп, биеп тә күрсәттеләр. Ә инде Кыш бабай, үз чиратында, бүләкләрне һәркемгә мулдан өләште.