"Нәни хикәяләр"
28 июньдә татар язучысы, драматург Сабитов Габделхәй Вәли улының тууына 95 ел тулды. 44№ «Мирас» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз өчен Габделхәй Сабитовның төрле темаларга күңелле, кызыклы, аңлаешлы итеп сөйләгән тарихларын уку сәгате үткәрелде. Язучының әсәрләре балачактан ук хезмәткә ияләшү кирәклеген күрсәтә, чөнки хезмәт сөючән кешедән яхшы кешеләр, үз иленең һәм язмышының хуҗалары үсеп чыгачак. «Нәни хикәяләр» китабыннан хикәяләр тыңлаганнан соң, балалар сорауларга җавап бирделәр, язучының китаплары тәкъдим ителгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.