Городская детская библиотека - филиал № 7

Г. Тукай тууына 140 ел уңаеннан "Кәҗә белән сарык" әкияте

Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан төрле чаралар үткәрелә.
44 «Мирас» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз бөек шагыйребезнең әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар.
Бу - Г. Тукай иҗаты белән танышуның иң кызыклы һәм мавыктыргыч юлларының берсе. Балалар әкият геройлары белән бергә серле дөньяга сәяхәт иттеләр, шигырьләрнең матурлыгын һәм тирән мәгънәсен тоя алдылар
Тукай - ул безнең горурлыгыбыз, милләтебезнең йөзек кашы. Аның әсәрләре һәрвакыт актуаль, алар безне әдәпле булырга, тырышлыкка һәм туган телебезне яратырга өйрәтә