"Герой шагыйрь - Муса Җәлил!"
Муса Җәлилнең тууына 120 ел!
А.С. Пушкин исемендәге 3 нче лицейның 2 нче сыйныф укучылары өчен күренекле шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган истәлекле чара узды. Укучылар Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы турында белделәр.
«Моабит дәфтәре» - батырлык һәм ныклыкның дәлиле булган шигъри җыентыкның, язылу тарихы белән таныштылар.
️Чара барышында Муса Җәлилнең Ватанга мәхәббәт, дуслык һәм тугрылык турындагы шигырьләре яңгырады.