"Әкиятләр иленә сәяхәт!"
Тылсымлы әкиятләрдә нинди геройлар була? Безнең тагын нинди төр әкиятләр бар? Ә әкиятләрне без никадәр яхшы беләбез икән? Татар халык әкиятләреннән башка әкиятләр дә бар бит, аларны беләбезме соң?
Бүген без 2 № гимназиянең 1 сыйныф укучылары белән, шул серле әкиятләр дөньясына сәяхәт ясадык. Яраткан әкиятләрне искә төшереп, төрле сорауларга җавап бирдек. Укучылар таравыннан, "Шалкан" әкияте сәхнәләштерелеп күрсәтелде.