Городская детская библиотека - филиал № 7

"Тукай - илһам чыганагы!"

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Шәһәребезнең Бакый Урманче исемендәге 2 гимназиянең 2 сыйныф укучылары катнашында әдәби бәйрәм чарасы узды.

Китапханәче шагыйрьнең ничек яшәвен, кем белән аралашуын, тормыш юлы турында мәгълүмат җиткерде. Укучылар шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган матур чыгышлар ясадылар. Габдулла Тукай шигырьләрен татар поэзиясенең бөтен тирәнлеген һәм матурлыгын чагылдырып башкару, бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Моннан тыш, бәйрәмдә Тукай әсәрләреннән рухландырылган музыка да яңгырады. Бәйрәм Габдулла Тукай сүзләренә «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.