Городская детская библиотека - филиал № 7

"Габдулла Тукай - илһам чыганагы"

Шәһәребезнең А.С. Пушкин исемендәге 3 Лицееның 4 нче сыйныф укучылары өчен бөек татар шагыйре Г. Тукайның туган көненә багышланган сәнгать чарасы узды. Укучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Аның әсәрләре намуслылыкка, гаделлеккә, яхшылыкка һәм ярдәмчеллеккә, кыюлыкка, тыйнаклыкка, җаваплылыкка өйрәтә, мәктәпкә һәм белемгә кызыксыну уята, туган йортка, туган җиргә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли, дөньяны һәр яклап кабул итүгә нигез сала. Тукай әкиятләре геройлары буенча рәсем буяу, иҗатына багышланган әдәби викторина үткәрү, чараның онытылмас мизгеле булды.