Центральная библиотека

Митинг

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан Тат.Мөшеге авылында 8 нче май көнне һәйкәл янында тантаналы митинг үткәрелде. Бәйрәм урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы белән берлектә узды. Чарада сугыш турында җырлар башкарылды, шигырьләр укылды. Бәйрәмдә сугыш чоры балалары катнашты. Ансамбль авылдашларыбызны сугышка озату һәм каршы алу күренешләрен тәкьдим итте. Җитәкчеләребез авылдашларга, кайткан кунакларга үзләренең бәйрәм котлауларын җиткерделәр.