Җиңү көне
9 май- Җиңү көне күз яшьләре аша бәйрәм ителә. Барлык халык җилкәсенә төшкән ил фаҗигасы инде 74 ел үтүгә карамастан, һаман төзәлмәгән яра булып кала. Әле хәзер дә кайдадыр богаулар чыңлаганга күрә, дөньябыз да тыныч түгел.
Ул көннәрнең җанлы шаһитләре көннән-көн сирәгәя,инде ул буынны икенчесе алыштыра. Сугышта ятып калганнарны, ел саен саннары кими барган тыл ветераннарын хөрмәтләү өчен, Әтрәкле ял паркында урнашкан Җиңү обелискында тантаналы митинг узды. Авылыбызның балалары,өлкәннәре катнашында патриотик шигырьле- җырлы чыгышлар әзерләнде. Җитәкчеләр тарафыннан бәйрәм белән котлау һәм һәйкәлгә чәчәкләр салу булды. "Сердәш" клубы тарафыннан "Хатын-кызларның симәнәгә бару" күренеше сәхнәләштерелде. Авылыбыз мулласы, Ахметов Рифкать абый, бүгенге тыныч көннәрнең кадерен белергә өндәде. Яу кырында ятып калучылар, сугыштан кайтып, авылда безнең арадан мәңгелеккә китүчеләр- авылдашларыбыз хәтерендә җуелмасын, тыл нужасын җилкәләрендә күтәргән абый-апалар бәйрәм көнендә генә түгел, гел кадер-хөрмәттә яшәсеннәр дигән теләктә калабыз.