«Исәннәрнең кадерен белик! Үлгәннәрнен каберен белик!»
Бөек Җиңүгә - 74 ел. Бүгенге матур тормышыбыз өчен кемгә бурычлы сон без, безнең якты киләчәгебез өчен изге яуда кемнәр башларын салган? Бу турыда без бер генә минуткада онытырга тиеш түгелбез. «Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясенә Тат.Мөшеге авыл китапханәсе дә кушылды. 6 нчы майда китапханәдә «Исәннәрнең кадерен белик! Үлгәннәрнен каберен белик!» дигән күргәзмә булдырылды, күзәтү үткәрелде. «Татарстан генераллары» китабыннан укучылар белән өзекләр кычкырып укыдык. Батырларның даны мәңгелек.