"Балаларга сугыш турында укыйбыз"
6 май көнне Тауасты Байлар авыл китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясенә кушылды. Әлеге акциянең максаты: сугыш чоры балалар әдәбияте үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Укучылар белән Бөек Ватан сугышының дәхшәтле мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләрне укуны оештырдык. Утлы еллар рухында язылган хикәяләр, шигырьләр балалар йөрәгенә үтеп керде: А.Алиш "Килделәр", И.Гази "Ана" хикәясе, Ш.Мостафин "Ядрәләрне эреткән йөрәкләр". Бу акциянең яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле бик зур.