Центральная библиотека

"Батырлыкка әзер бул"

23 февраль көнне Бикбау авылы мәдәният йорты каршында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Аҗаган" хәрби-спорт уены булып узды. Хәрби әзерлек дәресләре укытучысы, отставкадагы подполковник Шаесламов Ринат абый егетләрне бәйрәм белән котлады, уен барышы турында аңлатты. Уенда граната ату, билгеләнгән җирне миналардан чистарту, яралыларны ташу һәм башка бик күп кызыклы уеннар уйналды. Соңыннан егетләрне солдат боткасы белән сыйладык. Уенчыларның һәрберсенә дипломнар тапшырылды. Китапханәдә "Батырлыкка әзер бул" дигән күргәзмә ясалды.