"Сагынган минутларда"
19 февраль көнне Ләйсән балалар бакчасында Дәвек авыл китапханәчесе Сахабутдинова Г. Х. һәм клуб мөдире Шайхутдинова А.Ф. Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан "Сагынган минутларда" дип исемләнгән шигырь кичәсе уздырдылар. Монда китапларыннан күргәзмә ясалды, балаларның ясаган рәсемнәрен карадык һәм балалар узләре ятлаган шигырьләрен сөйләделәр, шулай ук ятланмаган бик күп шигырьләре укылды.