"Ул гомергə исəн күңелдə"
Каһарман шагыйрь Муса Жəлил туган көненə багышлап 16 февраль көнне Югары Юшады авылы китапханəсендə "Ул гомергə исəн күңелдə" китап күргəзмəсе оештырылды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлын, ижатын искə төшереп киттелəр, шигырьлəрен кычкырып укыдылар. Соңыннан "Əтəч" шигыре буенча рəсем ясадылар.