16 февраль көнне Югары Тәкермән авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә совет гаскәрләренең Әфганистаннан чыгарылуына 30 ел тулуга багышлап "Әфганистан: сугыш күргәннәр сөйли" дигән очрашу кичәсе үткәрде. Кичәгә авылдашларыбыз Ахтямов Идрис һәм Валиев Фәннур килделәр.
Бу көнгә багышлап китап күргәзмәсе оештырылды, мәктәп директоры Флюра Ярулловна бу сугыш турында, аның сәбәпләре турында укучыларга аңлатты, рус теле укытучысы Сафарова Р.Ф. презентация әзерләп күрсәтте.
Укучылар үзләренең сорауларын бирделәр, ә әфганчыларыбыз, ул еллар турында барыбызга да аңлаешлы итеп, истәлекләре белән уртаклаштылар.
- Сайт: https://vk.com/public142138625
- Телефон: 8(85555) 3-12-05
- E-mail: mcbib@mail.ru
- Адрес: 423700 Республика Татарстан, г. Мензелинск, ул. Коммунистическая, дом 13