Центральная библиотека

"Батырлыкта калсам иде, җыр булып"

16 февральдә Кадрэк авыл китапханәсендә Кадрэк авыл мәктәбе белән берлектә "Батырлыкта калсам иде, җыр булып" дип исемләнгән әдәби - кичә уздырылды. "Батырлык җырчысы" дигән күргәзмә ясалды. Укучылар М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты буенча төзелгән викторина сорауларына төгәл җәвап бирделәр. Кичәгә Бөтенхалык "Җәлил укулары" бәйгесендә 3 дәрәҗә дипломга ия булган Шакиров Рәүф килде. Ул Казанда узган әдәби- бәйге турында сөйләде. Җиңү китергән Р. Зәйдуллинның "Җәлил кояшы" шигыре белән чыгыш ясады. Укучылар үзләре дә матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Башлангыч сыйныф укучылары "Бөек шагыйрь- Муса Җәлил" дигән җыр җырладылар. Бәйгедә катнашкан барлык укучыларга да дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.