Центральная библиотека

"Шәл яулыгым"

Хуҗәмәт китапханәсендә "Ханым серләре" клубы кызлары белән "Шәл яулыгым" дигән кичә узды. Кичәгә килгән һәр берсе үзенә бик кадерле, истәлекле шәл - яулыклар алып килгәннәр иде. Авылыбызның шагыйрәләре Г. Сафия апа, Ш. Кәүсәрия апа, В. Наилә үзләре иҗат иткән, ә Мәкфия Ш. Жихангированың "Әниемнең шәл яулыгы" Ш. Гөлфирә апа М. Җәлилнең "Яулык" шигырен укыдылар. Г. Әлфия апа татар халкының "Шәл бәйләдем" җырын башкарды. И. Вәсилә апа матур итеп яулык бәйләу серләре белән бүлеште.