"Хисләремне сезгә таратам"
26 октябрь көнне мәдәният йорты белән берлектә "Хисләремне сезгә таратам" дип исемләнгән кичә - концерт үткәрелде. "Яфраклар коела, көз безгә килә" - китап күргәзмәсе оештырылды. "Ядкарь" коллективы белән берлектә чабата уру күренеше күрсәтелде. Кичә җыр-бию белән үрелеп барды.