"Яшьлегемдә калдың комсомол"
24 октябрьдә Кадрәк авыл китапханәсендә китапханә, мәдәният йорты һәм "Балкыш" әдәби берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә "Яшьлегемдә калдың комсомол" дип аталган тематик кичә уздырылды. Комсомолның 100 еллыгына багышланган бу кичәдә китапханәче комсомолның тарихы белән таныштырды. Катнашучылар ничек комсомолга керүләре һәм исләрендә калган вакыйгалар турында сөйләделәр. Комсомолга багышланган шигырьләр, хикәяләрдән өзекләр укылды.