“Нурихан Фәттах – олуг әдип”
23 октябрьдә Татарстан Республикасының халык язучысы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нурихан Фәттахның тууына 90 ел уңаеннан Усай авылы китапханәсендә “Нурихан Фәттах – олуг әдип” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәне өлкән яшьтәге китап укучылар да кызыксынып карадылар.