"Һәрвакыт уяу булыйк"
22 октябрьдә Кадрэк авыл китапханәсендә "Һәрвакыт уяу булыйк" дип аталган мәгълүмат сәгате узды. Кадрәк мәктәбенең 5 - 8 сыйныф укучылары белән экстремизм, терроризм, интернет челтәрләренең тискәре йогынтысы булуы турында әңгәмә оештырылды. Үзеңне ничек тотарга, нинди саклану чаралары кулланырга кирәклеге аңлатылды. Шулай үк "Ирекле булырга өйрән" дигән күргәзмә буенча да фикер алышу булды.