Центральная библиотека

Очрашу

Табигатьнең гади баласы мин, бер каены, гөле, үләне. Чәчләреңне тарап, таң җилләре шул турыда хәбәр сөйләде (Салисә Гәрәева) Киң күңелле, җырга-моңга бай Тулбай халкы тагы үзенең шагыйрәсен колач җәеп каршы алды. Ел саен туган якларына, анда калган балачак сукмакларын барларга туган нигезен янә дә бер кат күздән кичерергә җирсеп кайтты. Бу очрашу нәкъ менә аның туган йортында булды. 13 октябрь көнне китапханәче Билалова И, клуб мөдире Гатина Ф, классташы гармунчы Рәшәт абый, аның шигырьләрен барлап Салисә апача матур итеп укучы Зөлфирә апа, авыл җирлеге башлыгы Фазыл Мөнир улы, авыл җирлеге хезмәткәре Зияева А Салисә апа янында кунакта булдылар. 6 ноябрьдә шагыйрәбезгә 80 яшь тула. Шул көндә янәдә бер очрашырга сүз куешып Салисә апабыз Казан каласына юл алды.