"Россия - минем Ватаным"
13 июньдә Кадрәк авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Россия көненә багышланган бәйрәм уздырды. Балалар белән Россия символлары турында сөйләштек. "Россия - минем Ватаным" дип исемләнгән күргәзмә белән таныштык. Соңыннан акбур белән рәсем ясау конкурсы булды.