"Күңелле безнең балачак"
1 июнь көнне Гөлек авылында китапханә белән клуб берлектә "Күңелле безнең балачак" дигән 1 июнь - Балаларны саклау көненә багышланган уеннар үткәрелде. Әлеге бәйрәмдә балалар өчен бик кызыклы ярышлар үткәрелде, табышмаклар ярышы уздырылды. Балалар бик кызыксынып, шат күңел белән барлык ярышларда да уйнадылар. Барлыгы 15 бала катнашты.