Центральная библиотека

Бөтенроссия китапханәләр көне

27 майда Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 25 майда Кадрәк авыл китапханәсендә "Китап битләрендә тарих" дип исемләнгән күргәзмә төзелеп укучыларга тәкъдим ителде. Кадрәк мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары китапның тарихы, нинди китаплар булуы турында кызыксынып тыңладылар. Төрле сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан китаплар белән таныштылар.