"Гаилә- бәхет ачкычы"
Бүген,15 май көнне, Халыкара Гаилә көне уңаеннан Дәвек "Ләйсән" балалар бакчасында китапханә (Сахабутдинова Г.Х.) һәм клуб (Шайхетдинова А.Ф.) белән берлектә "Гаилә- бәхет ачкычы" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Балаларга кызыклы мультфильмнар күрсәтелде һәм "Минем гаиләм" дигән рәсем конкурсы да үткәрелде. Барлыгы 8 бала,4 олы кеше катнашты.