йгөл Ахмәтгалиева белән очрашу
11 май көнне Минзәлә Үзәк Китапханәсендә язучы Айгөл Ахмәтгалиева белән очрашу булды.
Очрашуны китапханәләр директоры Р.Н. Ягафарова ачты. Ул китапларның беркайчан да үз урынын югалтмавын, кешелек дөньясының китап укудан туктамавын азсызыклап әйтте.
Очрашуда район китапханәчеләре, театр артистлары, музей хезмәткәрләре һәм китап сөючеләр катнашты. Айгөл Ахмәтгалиеваның шигырьләре, әсәреннән өзекләр, аның сүзләренә язган җырлар яңгырады. "Ак читек " әсәренә презентация үтте. Хуҗәмәт авылыннан килгән Рәйсә апа елый-елый авторга рәхмәтен әйтте.
Очрашуда без яратып өлгергән башкорт журналисты, "Өй ашлары", "Хуҗабикә" китаплары авторы Венера Мәҗитова катнашты һәм Айгөл ханымның иҗаты турында үз фикерләрен әйтте.