"Җиңү кайтавазы мәңгелек"
Дәвек авылының һәйкәле янында клуб, китапханә, мәктәп һәм балалар бакчасы белән берлектә "Җиңү кайтавазы мәңгелек" дип исемләнгән зур бәйрәм узды. Бәйрәмдә Зәки Зайнуллинның "Кырык бернең арбалы хатыннары" дигән әсәре сәхнәләштерелеп күрсәтелде һәм бик матур шигырьләр сөйләедн, җырлар җырланды. Бәйрәмдә барлыгы 50 кеше бар иде. Районнан килгән кунаклар, авылдашларыбыз Хәмзә Хәниф улы Гыйләҗетдинов, Язкәр Миңнулла улы Биҗанов, Фаяз Гөмәр улы Хизбуллин чыгыш ясап, бәйрәмгә ямь өстәделәр.