Центральная библиотека

Бөек Җиңү

Усай авылында Бөек Җиңү көненә багышланган чара узды. Ветераннарыбыз сафы кимегәннән кими бара, ләкин алардан безгә бүләк булып тынычлык, аяз күк йөзе кала. Аларның батырлыгына дан җырлау киләчәк буын әхелләренә дә бездән мирас булып калырга тиеш. Бәйрәмебезне сугышта ятып калганнар рухына дога кылып башладык. Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап җырлар җырланды, шигырьләр укылды. Чара чәй табыны артында тәмамланды.