Тантаналы митинг
8нче майда Бөек Җиңүгә 73 ел уңаеннан Тат.Мөшеге авылында һәйкәл янында тантаналы митинг һәм бәйрәм концерты уздырылды. Балалар бакчасы, урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә катнашты. Җитәкчеләребез бәйрәм белән котладылар. Ветераннарга бәйрәм табыны оештырылды. Тыл ветераннары истәлекләре белән уртаклаштылар, авыр балачакларын искә төшерделәр, матур һәм якты киләчәк теләделәр.