Центральная библиотека

Җиңү бәйрәме

Бүген 8 нче майда Бикбау авылында Җиңү бәйрәменә багышлану митинг үткәрелде. Сугыш чоры балалары белән очрашу булды. Авыл җирлеге башлыгы һәм ветераннар советы рәисе (элекеге военрук) Шаесламов Ринат абыйларга сүз бирелде. Алар алдагы көннәрдә тынычлык теләп, ветераннарны бәйрәм белән котладылар. Соңыннан солдат боткасы авыз ителде, күмер самовары чәе эчелде.