"Хәтер яктысы"
8 май көнне Иркәнәш авыл китапханәсендә Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган рәсем конкурсы уздырылды. Кунакка Кзыл Төбәк башлангыч мәктәп укучылары үзләренең рәсемнәрен алып килделәр, "Хәтер яктысы" диеп исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Соңыннан Җиңү Бәйрәменә багышланган митингта катнаштык, концерт номерлары һәм монтаж күрсәтелде.