Центральная библиотека

"Алар безгә җиңү алып кайттылар"

Тат. Мөшеге авыл китапханәсе 4 нче майда Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан "Алар безгә җиңү алып кайттылар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Башлангыч класс укучылары катнашы белән "Аларның батырлыгы мәңгелек" дигән викторина үтте. Балалар белән Бөек Ватан сугышында катнашып иҗат иткән шагыйрьләр белән таныштык. Алар Фатих Кәрим, Муса Җәлил әсәрләрен кычкырып укыдылар. Сугыш елларында әле яшь, ә соңрак әдәбиятта зур урын тоткан язучылырыбыз - Ә.Еники, Г.Әпсәләмов, Ә.Фәйзи, А.Расих, И.Гази иҗатларына тукталдык. Соңыннан балалар рәсем конкурсында катнаштылар.