Центральная библиотека

"Читаем детям о войне"

4 майда Кадрәк авыл китапханәсе "Читаем детям о войне" акциясенә кушылды. Кадрәк мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашында батырлык сәгате узды. Балаларга китапханәче авыр сугыш еллары турында сөйләде. Якташыбыз Советлар Союзы герое Фахрази Галиевка, 3 орден кавалеры Миңнулла Валиевка багышланган альбомнар тәкъдим ителде. Сугыш турында Н. Дәүли, Л.Кассиль китаплары укылды. Укучылар "Кирәкми безгә сугыш", "Сугыш кайтавазы" дип исемләнгән күргәзмәләр белән якыннан таныштылар.