Центральная библиотека

"Балалар белән сугыш темасына укыйбыз"

"Балалар белән сугыш темасына укыйбыз" акциясенә кушылып, Әтрәкле авылы китапханәсе "Сугыш" дигән кара сөрем күгебезне капламасын!" дигән чара үткәрде. Башлангыч сыйныф укучылары сугыш михнәтләре турында язылган М.Җәлил, А.Алиш, Б.Полевой, Н.Дәули әсәрләре, кечкенә партизаннар турында хикәяләр белән алдан таныша килделәр. Бәйрәмгә китапханәнең актив китап укучылары Хафизова Рәзимә, Тазиева Нәҗибә апаны чакырган идек. Инде 80 яшенә җитеп килгән Рәзимә апа бүгенге көндә дә рәхәтләнеп бер әдәбият яңалыгын да калдырмый укып бара, ә сугыш турында ул аеруча мавыгып укый, газета-журналлардан бер дә өзелми. Нәҗибә апаның бер төркем авылыбыз балалары белән җыелышып, Белоруссия җиренә, Брест крепостенә сәяхәтләре турында сөйләгәндә, күзләр яшьләнде, күпме кан түгелгән ул Бөек Җиңүгә кадәр!! Гөмерләре буе китап белән аерылмаган бу апаларыбыз балаларга сугыш михнәтләрен чагылдырган әсәрләрне күбрәк укырга, өлкәннәргә мәрхәмәтле булырга өндәделәр. Балалар өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр.